Каракай

Категория: көе һәм сүзләре

Синдә генә кара җимеш чәчләр,
Эндәшкәч — ишетәм шикәр сүзләр.
Ай шундый тәмле үзе, берничек булмый түзеп,
Чәчәкләр ата безнең яшь йөрәкләр.

Каракай, тәмлеме бөрлегән иреннәр?
Карама берсенә карлыган күзләр.
Миләштәй йөзең лә, шомырттай керфекләр,
Үзеңдәй сириннәр алып барам сиңа.

Синдә генә кызыл алма йөзләр,
Без икебез — пар килгән чияләр.
Ай шундый тәмле үзе, берничек булмый түзеп,
Сөюдә бата безнең яшь йөрәкләр.

Каракай, тәмлеме бөрлегән иреннәр?
Карама берсенә карлыган күзләр.
Миләштәй йөзең лә, шомырттай керфекләр,
Үзеңдәй сириннәр алып барам сиңа.

Синең белән бер тыелмый телләр,
Атлаган эзеңдә үсә гөлләр.
Ай шундый тәмле үзе, берничек булмый түзеп,
Сөюдә бата безнең яшь йөрәкләр.

Каракай, тәмлеме бөрлегән иреннәр?
Карама берсенә карлыган күзләр.
Миләштәй йөзең лә, шомырттай керфекләр,
Үзеңдәй сириннәр алып барам сиңа.

Каракай, тәмлеме бөрлегән иреннәр?
Карама берсенә карлыган күзләр.
Миләштәй йөзең лә, шомырттай керфекләр,
Үзеңдәй сириннәр алып барам сиңа.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »