Нинди гүзәл, матур минем халкым

Нинди гүзәл, матур минем халкым! —
Сәхнәләргә килеп чыга балкып!
Һай, кызлары!.. Сылулардан сылу!
Эх, егетләр! Бәхет — татар булу!
Эх, туганнар! Бәхет — татар булу!

Нинди гүзәл, матур минем халкым! —
Күз карашы күңелемә якын!
Талантка бай һәрбер кызы, улы,
Җырларында сандугачлар моңы!
Җырларында сандугачлар моңы!

Нинди гүзәл, матур минем халкым! —
Гореф-гадәт, йолалары алтын!
Бәйрәмнәре — нинди олы аның,
Сабан туе әйләнә Җир шарын!
Сабан туе әйләнә Җир шарын!

Нинди гүзәл, матур минем халкым! —
Кызлар — кояш, егетләре — алтын!
Дәүләт тоткан хәтер бар канында,
Исеме зур, эзле Җир шарында!
Исеме зур, эзле Җир шарында!

Нинди гүзәл, нинди матур халкым! —
Яшәр мәңге җир йөзендә балкып!
Яшәр мәңге җир йөзендә балкып!
Яшәр мәңге җир йөзендә балкып!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »