Чыпчыгым

Иртә таңнан сәлам бирә
Чыпчык белән кычыткан.
Син генә юк яннарымда,
Күңел өши суыктан.
Уйлап сине мин үтәмен
Кычытканлы юлымнан.
Сине генә көтә-көтә
Күпме гомер узылган.

Син — кычыткан чыпчыгым,
Сөюемнең чып-чыны.
Оо-ой,
Оо-ой.
Син — кычыткан чыпчыгым,
Сөюемнең чып-чыны.
Оо-ой,
Оо-ой.

Хәбәреңне алып килми
Чыпчык белән кычыткан.
Саг(ы)нуларга түзә алмыйм,
Кычытынып утырам.
Бер генә күрергә иде
Синең нурлы йөзеңне.
Җаныкаем, гомерлеккә
Булсаң иде минеке.

Син — кычыткан чыпчыгым,
Сөюемнең чып-чыны.
Оо-ой,
Оо-ой.
Син — кычыткан чыпчыгым,
Сөюемнең чып-чыны.
Оо-ой,
Оо-ой.

Син — кычыткан чыпчыгым,
Сөюемнең чып-чыны.
Оо-ой,
Оо-ой.
Син — кычыткан чыпчыгым,
Сөюемнең чып-чыны.
Оо-ой,
Оо-ой.
Син — кычыткан чыпчыгым,
Сөюемнең чып-чыны.
Оо-ой,
Оо-ой.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »