Ярат мине үзем сөйгән кадәр,
Мин сорамыйм шуннан артыгын.
Мәхәббәткә җаным сусаганда
Синең аша сөю татуым.
Сагышлардан җанны арындырган
Син — тылсымчы, иркәм, чыннан да.
Табып булмас миннән бәхетлене
Дөньясында, иркәм, син барда.
Гаҗәп түгел нурлы карашыңнан
Капылт күктә йолдыз кабынса.
Яратуың тойыйм һәр мизгелдә,
Сәлам юлла, мине сагынсаң.
Сагышлардан җанны арындырган
Син — тылсымчы, иркәм, чыннан да.
Табып булмас миннән бәхетлене
Дөньясында, иркәм, син барда.
Өметләнеп күрешүне көтәм,
Яратканга сине, матурым.
Мәхәббәткә җаным сусаганда
Синең аша сөю татуым.
Сагышлардан җанны арындырган
Син — тылсымчы, иркәм, чыннан да.
Табып булмас миннән бәхетлене
Дөньясында, иркәм, син барда.
Сагышлардан җанны арындырган
Син — тылсымчы, иркәм, чыннан да.
Табып булмас миннән бәхетлене
Дөньясында, иркәм, син барда.
Табып булмас миннән бәхетлене
Дөньясында, иркәм, син барда…
