Өләшик дөньяга матурлык

Категория: көе сүзләре

Өләшик дөньяга матурлык,
Яшәве дә ямьле тоелыр.
Тормыш учагына өстик,
Җирдә күпме җаннар җылыныр.

Белегез бик тә кадерен,
Тормышыбыз булсын җиңел.
Яшик әле күреп рәхәтен,
Бу дөнья бит бикле түгел.

Матур уйлар булсын күңелдә,
Моң чишмәсе булып түгелсен.
Назлардан ягымлы сүзләрдән
Изелгән йөрәкләр терелсен.

Белегез бик тә кадерен,
Тормышыбыз булсын җиңел.
Яшик әле күреп рәхәтен,
Бу дөнья бит бикле түгел.

Матур булсын эшләр эшебез,
Изге ниятләргә керешеп.
Гомернең бормалы юллары
Рәхәттә, шатлыкта үтелсен.

Белегез бик тә кадерен,
Тормышыбыз булсын җиңел.
Яшик әле күреп рәхәтен,
Бу дөнья бит бикле түгел.
Яшик әле күреп рәхәтен,
Бу дөнья бит бикле түгел…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »