Кирәкми юк сәбәп табып,
Сукмакларны чуалту.
Нигә бу өметләр белән
Күңелләрне юату?
Үткәннәрем булып калма,
Яннарымнан югалма.
Шундый гүзәл сөю барда
Кисәк сагышка салма.
Утырыплар аңлашканда
Калмас ул шикләнүләр.
Бер-береңне яратканда
Нигә икеләнүләр?
Үткәннәрем булып калма,
Яннарымнан югалма.
Шундый гүзәл сөю барда
Кисәк сагышка салма.
Син минеке, мин синеке,
Шушы җитмиме сиңа.
Юктан сәбәпләр эзлисең,
Мин хәйран калам шуңа.
Үткәннәрем булып калма,
Яннарымнан югалма.
Шундый гүзәл сөю барда
Кисәк сагышка салма.
Шундый гүзәл сөю барда
Кисәк сагышка салма…
Бу җыр Самат Нәбиуллин репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 26/10/2025 - 12:32
«
»
