Ут белән су бербөтен булалмый, диләр кемнәр…
Андыйлар бәхет серләрен безгә нигә сөйләр?
Беребез ут булган чакта, сулар булыйк беребез, булыйк беребез,
Тик шулай гына сөюнең чәчәкләрен күрербез, чәчәкләрен күрербез.
Утта янса минем йөрәк — суыта бел аз гына,
Туңа башласам — утлар бул, суыкларда калдырма.
Беребез ут булган чакта, сулар булыйк беребез, булыйк беребез,
Тик шулай гына сөюнең чәчәкләрен күрербез, чәчәкләрен күрербез.
Чын икән синең әгәр дә "Яратам" диюләрең,
Утына да суына да түзә белсен йөрәгең.
Беребез ут булган чакта, сулар булыйк беребез, булыйк беребез,
Тик шулай гына сөюнең чәчәкләрен күрербез, чәчәкләрен күрербез.
Беребез ут булган чакта, сулар булыйк беребез, булыйк беребез,
Тик шулай гына сөюнең чәчәкләрен күрербез, чәчәкләрен күрербез…
