Юк, еламам язмышымның
Егылсам да юлларында,
Көчләр жыеп тырып басырмын.
Тезләндерсә дә сынаулар,
Абаланып ера-ера,
Бәхетемә юллар ачырмын.
Вакытларны саный-саный,
Төннәремне көннәр ялгый,
Гомер йомгакларын сүтәмен.
Кайгыларны җиңә-җиңә,
Шатлыкларын көлә-көлә,
Гомер сукмагымны үтәмен.
Аяз күктән яшен сугып,
Явып үтсә яңгыр коеп,
Болытларны куа алырмын.
Юл куймамын ялгышларга,
Хакларым юк хаталарга,
Үз юлымнан алга барырмын.
Вакытларны саный-саный,
Төннәремне көннәр ялгый,
Гомер йомгакларын сүтәмен.
Кайгыларны җиңә-җиңә,
Шатлыкларын көлә-көлә,
Гомер сукмагымны үтәмен.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Бәхет сипте юлларыма,
Шатлык белән үтә көннәрем.
Якыннарым, сезгә рәхмәт,
Авыр чакта тою рәхәт
Дусларыңның тугры иңнәрен.
Вакытларны саный-саный,
Төннәремне көннәр ялгый,
Гомер йомгакларын сүтәмен.
Кайгыларны җиңә-җиңә,
Шатлыкларын көлә-көлә,
Гомер сукмагымны үтәмен.
Гомер сукмагымны үтәмен…
