Бары тик саубуллашу

Категория: көе һәм сүзләре

Хушлашуларны теләмим
Мин бүген синең белән.
Каерып алып китәсең
Җанымны үзең белән.

Юк, китмә дип әйт(ә) алмадым
Бәгырьләр өзелсә дә.
Кайтырсың бит яннарыма
Син исән-имин генә.

Киткән чакта назлап кына
Кочакларыңа алдың.
Эчтән генә син үзең дә
Сагыш утында яндың.

Кайтырмын мин, кайтырмын дип
Вәгъдәләр биреп киттең.
Көтәрмен дип, көтәрмен дип
Мин дә бит сүзләр бирдем.

Юлларыңда фәрештәләр
Канатын җәеп торсын.
Куеныңдагы догалар
Гел сине саклап барсын.

Кайтчы, зинһар, әйләнеп бер
Син кабат илләреңә.
Көтә көн дә бәгырьләрең
Торган нигезләреңдә.

Юк, теләми минем йөрәк,
Теләми хушлашуны.
Кабул итми минем җаным
Газаплы аерылуны.

Булсын бу тик вакытлыча
Бары тик саубуллашу.
Тик язмасын гомерлеккә
Синең белән хушлашу.
Булсын бу тик вакытлыча
Бары тик саубуллашу…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »