Үпкәләмә язмышка

Категория: көе һәм сүзләре

Яшәү авыр диеп, яши, яши
Белмәгән, Ходай биргәненә
Шөкер итә алмаган.
Мәхәббәтнең хисләреннән,
Дөньяның гүзәллегеннән
Ләззәт ала белмәгән.

Үпкәләмә, үпкәләмә
Син усал язмышка.
Өзгәләнә-өзгәләнә
Яшә сөю хакына.
Телгәләнә кайчак йөрәк
Нахак сүзләргә.
Нишләргә дә белмәсәң дә
Кирәк түзәргә.

Бәхет таба алмый
Читтән бәхет эзләгән.
Кеше бәхетенә карап,
Янып көнләшкән.
Башкаларның ялгышыннан,
Абынып егылганыннан
Рәхәтләнеп сөенгән.

Үпкәләмә, үпкәләмә
Син усал язмышка.
Өзгәләнә-өзгәләнә
Яшә сөю хакына.
Телгәләнә кайчак йөрәк
Нахак сүзләргә.
Нишләргә дә белмәсәң дә
Кирәк түзәргә.
Нишләргә дә белмәсәң дә
Кирәк түзәргә…
Кирәк түзәргә…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »