Кызыкмагыз матурларга

Категория: көе һәм сүзләре

Матурларга кызыкмагыз,
Таяныгыз акылларга.
Алданмагыз, алмаштырып
Көмешләрне алтыннарга,
Көмешләрне алтыннарга.

Алларга карап алданып,
Кызылга карап янып,
Үткәрәм гомерләремне,
Кыен хәлләргә калып.
Сарыга карап саргаеп,
Яшелгә калмыйм, дисең,
Җаныңа тиң булмасларга
Күң(е)лең төшмәсен икән.

Җаныма тиң йөрәгемә
Пар булсын дигән идем.
Йөрәге дә үзе кебек
Матурдыр дигән идем,
Матурдыр дигән идем.

Алларга карап алданып,
Кызылга карап янып,
Үткәрәм гомерләремне,
Кыен хәлләргә калып.
Сарыга карап саргаеп,
Яшелгә калмыйм, дисең,
Җаныңа тиң булмасларга
Күң(е)лең төшмәсен икән.

Карадан калган тапны
Авыр агартулары.
Әрнүләргә төшер итте
Сине яратулары,
Сине яратулары.

Алларга карап алданып,
Кызылга карап янып,
Үткәрәм гомерләремне,
Кыен хәлләргә калып.
Сарыга карап саргаеп,
Яшелгә калмыйм, дисең,
Җаныңа тиң булмасларга
Күң(е)лең төшмәсен икән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »