Бу сөюне күпме еллар көттем

Уйлый идем: нигә микән Ходай
Насыйп итми бит үз ярымны?
Тик барыбер өметем бар иде:
Очратырмын дип үз парымны.

Бу сөюне күпме еллар көттем,
Күпме еллар сине эзләдем.
Мине эзләп барыбер табарсың,
Дигән өметемне өзмәдем.

Килде ул көн, килде язлар булып,
Шатлык итеп моңсу көннәрне.
Шау чәчәккә күмеп сөю дигән,
Бәхет дигән алсу гөлләрне.

Бу сөюне күпме еллар көттем,
Күпме еллар сине эзләдем.
Мине эзләп барыбер табарсың,
Дигән өметемне өзмәдем.

Бу сөюне көттем күпме еллар,
Айлар-еллар санап, өзелеп.
Син булганга гына, сөяр ярым,
Тормыш яме арта сизелеп.

Бу сөюне күпме еллар көттем,
Күпме еллар сине эзләдем.
Мине эзләп барыбер табарсың,
Дигән өметемне өзмәдем.
Өметемне өзмәдем…
Бу сөюне күптән көттек без… (речитатив)

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »