Яратканым бер генә,
Гашыйк сиңа, гөлемә.
Җаныкаем, гомергә
Булсак иде без бергә.
Назлы хисләр күңелдә,
Кавышырбыз, күр менә.
Синең кебек матурны
Яратмасын кем генә?
Яратканым бер генә,
Ул да булса син генә.
Син йөрәкнең түрендә,
Каршы килмә сөюгә.
Син йөрәкнең түрендә,
Каршы килмә сөюгә.
Син кояшым көнемдә,
Тулган аем төнемдә.
Гашыйк сина, гөлемә,
Яратканым син генә.
Карап күңел сөенә,
Сиңа, иркә гөлемә.
Ямь өстисең көнемә,
Яратканым син генә.
Яратканым бер генә,
Ул да булса син генә.
Син йөрәкнең түрендә,
Каршы килмә сөюгә.
Син йөрәкнең түрендә,
Каршы килмә сөюгә.
Бу җыр Ришат Төхвәтуллин, Эдуард Хөснетдинов репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 27/10/2025 - 16:44
«
»
