Рәхәт табыйм назыңнан

Таң кояшыдай нурлы
Синең карашың.
Яратып туя алмыйм
Сине, җанашым!

Син ул, иркәм, син инде ул —
Һуштан яздырган!
Күңелемә рәхәт табыйм
Синең назыңнан!

Яшь чагың, матур чагың,
Кайнар кочагың.
Беркайчан да сүндермик
Сөю учагын!

Син ул, иркәм, син инде ул —
Һуштан яздырган!
Күңелемә рәхәт табыйм
Синең назыңнан!

Җаным атлыгып тора
Сине күрергә.
Бәгырькәем, гомергә
Булыйк гел бергә!

Син ул, иркәм, син инде ул —
Һуштан яздырган!
Күңелемә рәхәт табыйм
Синең назыңнан!
Син ул, иркәм, син инде ул —
Һуштан яздырган!
Күңелемә рәхәт табыйм
Синең назыңнан!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »