Ямьле җәйдә каеннарга
Серләремне сөйләдем.
Искән җилгә кушылдым да
Моңнарымны көйләдем.
Ак каеннар тын калдылар,
Сабыр иткәннәр икән.
Үз хәлләрен сөйләр өчен, үз хәлләрен,
Көзне көткәннәр икән.
Сагышларны тарата шул
Каеннарның шаулавы.
Минем күңел хәләтемне
Алар сүзсез аңлады.
Ак каеннар тын калдылар,
Сабыр иткәннәр икән.
Үз хәлләрен сөйләр өчен, үз хәлләрен,
Көзне көткәннәр икән.
Каеннарны сагышсыз, дип
Уйлап ялгышканмын ла.
Язмышлары тиң икән бит
Кеше язмышларына.
Ак каеннар тын калдылар,
Сабыр иткәннәр икән.
Үз хәлләрен сөйләр өчен, үз хәлләрен,
Көзне көткәннәр икән.
Көзне көткәннәр икән…
/ җырның беренче варианты биредә: https://erlar.ru/node/1978 /
Варианты песни
