Алмагачның алмаларын
Бергә өзәсем килә,
Бергә янып, бергә көеп,
Бергә түзәсем килә.
Аның белән бакчам буйлап
Бергә үтәсем килә,
Төннәр йокламый, таңнарны
Бергә көтәсем килә.
Эзләнә күңлем, эзләнә,
Бөтен җирне тарсына.
Яшьрен сагышлары белән / Кулда яшьрен сагыш белән /
Чыксын иде каршыма.
Белсәң иде аның таңда
Йөри торган юлларын,
Шул мәхәббәт юлларының
Кайларда кушылганын.
Бу җыр Филүс Гәрәев репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 28/10/2025 - 23:54
«
»