Ак алъяпкыч билләрдә дә,
Җилфердәми җилләрдә.
Сандугачлар да сайрамый
Без булмаган җирләрдә.
Өфе юллары кыя шул,
Таш булса таймас иде.
Минем йөрәкәем яна,
Син булсаң янмас иде.
Алым жәл түгел сезгә дә,
Җаным жәл түгел сезгә;
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаным жәл түгел сезгә.
/ Җырның сүзләре татар һәм башкорт халкында телгә алына һәм таралган. /
Бу җыр Бибисара Азаматова репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 29/10/2025 - 00:08
«
»