Өздереп, көйдереп карады кара күзләр,
Өзелгән сөюне ялгады кара күзләр;
Ак нур сипте, ак нур сипте гүя
Таң йолдызы, таң йолдызы миңа.
Йөрәкләр талпынып, тартылды ничә еллар,
Юлларны аерып, кагылды искән җилләр;
Тик хис кенә, тик хис кенә ташты,
Моң күңелдән, моң күңелдән акты.
Мөлдерәп, сагышым чайпылыр чагы иде,
Язмышым язлыкмый очратты тагы сине:
Ак нур сибеп, ак нур сибеп яна
Кара күзләрең, кара күзләрең бага.
Варианты песни
Бу җыр Филүс Гәрәев репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 29/10/2025 - 00:14
«
»