Мендем биек тауларга

Категория: көе сүзләре

Мендем дә биек тауларга,
Карадым авылларга,
Сәламнәремне җибәрдем,
Кушып җил-давылларга.

Син йокыдан уянганда,
Алсу таң аткан булыр.
Таң түгел, минең сагышым
Тәрәзәңне каккан булыр.

Таң нурларын тарак итеп,
Чәчеңне тарар идең,
Шул саҡ безнең тарафка да
Әйләнеп карар идең.

Мендем дә биек тауларга,
Карадым авылларга,
Мәхәббәтемне җибәрдем,
Кушып җил-давылларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »