Күз нурым (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Исеңдәме каен тәлгәшләре
Бөреләрен каккан чак иде. / Бөреләргә ташкан чак иде. /
Талгын гына аккан Идел өстен
Ак томаннар баскан чак иде.

Ихлас күңел белән
Җыр җырладым сиңа,
Чишмә булып акты бу җырым.
Сине сөя күңел,
Сөйми мөмкин тугел,
Сөйми мөмкин түгел, күз нурым.

Исеңдәме каен ботагыңда
Сакау кәккүк ялгыз пошынды.
Үзәк өзгеч моңлы (моңсу) зары белән
Минем җырларыма кушылды.

Мин сискәнеп киттем,
Ә җыр дәвам итте,
Чишмә булып акты бу җырым.
Сине сөя күңел,
Сөйми мөмкин тугел,
Сөйми мөмкин түгел, күз нурым.

Ишетмәдең минем җырларымны,
Мәңгелеккә ташлап киттен син.
Ишетмәдең, мине, гомерлеккә,
Ялгыз кәккүк кебек иттен син.

Йөрәктәге ярам тирәнәя бара,
Ә күңелдә hаман,
Һаман шул җырым.
Сине сөя күңел,
Сөйми мөмкин тугел,
Сөйми мөмкин түгел, күз нурым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »