Кызарып пешкән чагым

«Усалсын, — дисең син миңа,-
Сүзләрең әче, тешли», —
Миләш белән баланга, дим,
Әче булгач, корт төшми!

Чикә чәчләрем агарган —
Картайдың, димә тагын,-
Миләш белән балан кебек
Кызарып пешкән чагым!

Кемгә син кирәксең димә,
Гомерең көзе җиткәч?» —
Миләш белән балан татлы
Беренче кырау төшкәч!

Чикә чәчләрем агарган —
Картайдың, димә тагын,-
Миләш белән балан кебек
Кызарып пешкән чагым!

Балан бәлешләре тәмле,
Рәхәтләнеп ашадым.
Картаерга вакытым юк,
Яңа яши башладым.

Чикә чәчләрем агарган —
Картайдың, димә тагын,-
Миләш белән балан кебек
Кызарып пешкән чагым!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »