Сагынуларым ярсу диңгез кебек,
Ярларыннан ташый ургылып.
Танырсыңмы таннар аткан чакта,
Яңгырасам моңлы җыр булып.
Сусаганда җыеп эчэрсеңме,
Чык тамчысы булсам чирәмдә.
Кумассыңмы ак күбәләк булып,
Уйнап очсам синең тирәңдә.
Танырсыңмы йөргән юлларыңда,
Чәчәк атсам язгы гөл булып.
Авырлыклар килсә чакыр мине,
Мин барырмын назлы җил булып.
Бу җыр Фирзәр Мортазин, Чулпан Мортазина репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 29/10/2025 - 02:22
«
»