Төшләр күрә идем, анда тик син идең,
Йөрәк гөрләп янды учактай.
Башларым буталды, җаным да тынмады,
Сине югалткач та аңладым.
Яшәүнең мәгънәсе, мәхәббәтнең хисе —
Бары тик син генә, син генә.
Яшәүнең мәгънәсе, мәхәббәтнең хисе —
Бары тик син генә, син генә.
Уйларга буталдым, күкләргә карадым,
Бер җавап та аннан тапмадым.
Ялгыш булгандыр бу, сине югалту,
Сабырлыгым бетте, юксынам.
Яшәүнең мәгънәсе, мәхәббәтнең хисе —
Бары тик син генә, син генә.
Яшәүнең мәгънәсе, мәхәббәтнең хисе —
Бары тик син генә, син генә.
Син төшемә кергәч, яктылыкны күргәч,
Вакыт туктап калды уйларда.
Бир кулыңны миңа, зинһар, ычкындырма,
Кал өнемдә шулай мәңгегә.
Яшәүнең мәгънәсе, мәхәббәтнең хисе —
Бары тик син генә, син генә.
Яшәүнең мәгънәсе, мәхәббәтнең хисе —
Бары тик син генә, син генә.
Яшәүнең мәгънәсе, мәхәббәтнең хисе —
Бары тик син генә, син генә.
Яшәүнең мәгънәсе, мәхәббәтнең хисе —
Бары тик син генә, син генә.
Бары тик син генә, син генә…
