Ашыктык

Әллә син җибәрдең хата,
Әллә мин ясадым.
Белмим, нигә кабатладык
Ялгыш булган бу адымны.

Ашыктык бугай, ашыктык
Хаталарны ясарга.
Инде хәзер үткәннәргә
Юл юк кире кайтырга.

Үткәннәрдән бары калды
Томанлы уйлар гына.
Төн йокысыз калдырган
Сагышлы моңнар гына.

Ашыктык бугай, ашыктык
Хаталарны ясарга.
Инде хәзер үткәннәргә
Юл юк кире кайтырга.

Ни җитмәде, аңламадык,
Үкенүдән ни файда.
Исләремә төшмә әле,
Ямансу бит болай да.

Ашыктык бугай, ашыктык
Хаталарны ясарга.
Инде хәзер үткәннәргә
Юл юк кире кайтырга.
Ашыктык бугай, ашыктык
Хаталарны ясарга.
Инде хәзер үткәннәргә
Юл юк кире кайтырга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »