Шәһәр белән авыл арасында,
Ике күзкәемнең карасында,
Йөгереп лә йөри балачагым,
Күңелемә уелып калачагым.
Һә-ә-ә-әй,
Күңелемә уелып калачагым.
Һә-ә-ә-әй,
Күңелемә уелып калачагым.
Йөгереп лә йөргән балачагым,
Ялкыннарга илтеп салачагым,
Мин яшәгән утлы гомерләрнең
Юлларымда түгелеп калачагым.
Һә-ә-ә-әй,
Юлларымда түгелеп калачагым.
Һә-ә-ә-әй,
Юлларымда түгелеп калачагым.
Йөгереп лә йөргән балачагым,
Гомер буе озата барачагым,
Картлыгымда ишек кагачагым,
Ләйсән булып җанга тамачагым.
Һә-ә-ә-әй,
Ләйсән булып җанга тамачагым.
Һә-ә-ә-әй,
Ләйсән булып җанга тамачагым.
Йөгереп лә йөри балачагым
Көннәремнең агы-карасында,
Безнең җаннар гомер буе юлда,
Шәһәр белән авыл арасында.
Һә-ә-ә-әй,
Шәһәр белән авыл арасында.
Һә-ә-ә-әй,
Шәһәр белән авыл арасында.
Йөгереп лә йөри балачагым…
