Якын дуслар бик күп булмый,
Алар була санаулы.
Дуслар белән дөнья иркен,
Эшләр дә бара җайлы.
Кайгы-сагышларны, дуслар,
Язмасын еш күрергә.
Ялгыз агач җилдән сына,
Яшик лә бергә-бергә.
Берсе еракта булса да
Берсе килеп кул суза.
Дөньдагы авырлыклар
Сизелми, бик тиз уза.
Кайгы-сагышларны, дуслар,
Язмасын еш күрергә.
Ялгыз агач җилдән сына,
Яшик лә бергә-бергә.
Авыр чакта тагын киләм,
Яңадан ярдәм сорап.
Дусларны югалту җиңел,
Табуы кыен(ы)рак.
Кайгы-сагышларны, дуслар,
Язмасын еш күрергә.
Ялгыз агач җилдән сына,
Яшик лә бергә-бергә.
Ялгыз агач җилдән сына,
Яшик лә бергә-бергә…
Яшик лә бергә-бергә…
