Күренгәлә

Бер генә дә уйламаган идем
Юлларымда сине күрергә.
Көтмәгәндә күреп, әнә, минем кебек,
Каушап калдың мәллә үзең дә?

Күренгәлә, сирәк булса булсын,
Күренгәлә… Мин ул — сагынучың.
Җиңелрәк булыр үзеңә дә,
Күренгәлә, күренгәлә…

Җиңелрәк булыр үзеңә дә,
Яшисең бит син дә сагынып.
Күрешмичә генә, күрешмичә бер дә
Юксынудан булмас арынып.

Күренгәлә, сирәк булса булсын,
Күренгәлә… Мин ул — сагынучың.
Җиңелрәк булыр үзеңә дә,
Күренгәлә, күренгәлә…

Минем генә түгел әйтер сүзләр,
Бар шикелле әле синең дә.
Әйтик микән әллә, әйтеп карыйк, әйдә,
Калмасыннар әле күңелдә.

Күренгәлә, сирәк булса булсын,
Күренгәлә… Мин ул — сагынучың.
Җиңелрәк булыр үзеңә дә,
Күренгәлә, күренгәлә…
Күренгәлә, сирәк булса булсын,
Күренгәлә… Мин ул — сагынучың.
Җиңелрәк булыр үзеңә дә,
Күренгәлә, күренгәлә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »