Онытмагыз әнкәйләрне

Карашларың төбәп юлга, әнкәй,
Көтәсеңдер безне таңнарын,
Балаларың кайтыр диеп юрап,
Көйлисеңдер йөрәк моңнарын.

Онытмагыз, дуслар, онытмагыз
Әнкәйләрнең йөрәк җылысын,
Ешрак кайтыйк туган нигезләргә,
Рәхмәтләренең әйтик олысын!

Көттереп тә, кайчак, кайталмасак,
Үпкәләрен алар оныта.
Җае чыкмагандыр инде диеп,
Үз-үзләрен азмы юата!

Онытмагыз, дуслар, онытмагыз
Әнкәйләрнең йөрәк җылысын,
Ешрак кайтыйк туган нигезләргә,
Рәхмәтләренең әйтик олысын!

Сабыр итә, түзә, көтә белә
Изгелекле ана йөрәге.
Һәркем өчен әнкәйләр бит газиз,
Яшәү яме, ныклы терәге!

Онытмагыз, дуслар, онытмагыз
Әнкәйләрнең йөрәк җылысын,
Ешрак кайтыйк туган нигезләргә,
Рәхмәтләренең әйтик олысын!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »