Туган көн (унөченче вариант)

Бүген синең туган көнең,
Бар дусларың сөенсен,
Бәхет теләп, юлларыңа
Гөл-чәчәкләр сибелсен!

Туган көнең белән котлап,
Чәчәкләр бүләк итәм,
Якты булсын, нурлы булсын,
Туар таңнарың, иркәм!

Исәнлек-саулык телимен
Сиңа туган көнеңдә,
Куанычлар юлдаш булсын,
Иң саф хисләр күңелдә!

Туган көнең белән котлап,
Чәчәкләр бүләк итәм,
Якты булсын, нурлы булсын,
Туар таңнарың, иркәм!

Шатлыкларда яшә гел син,
Кайгылар үтсен урап,
Сандугач та суза моңын,
Бәхетле гомер юрап.

Туган көнең белән котлап,
Чәчәкләр бүләк итәм,
Якты булсын, нурлы булсын,
Туар таңнарың, иркәм!

Боекма гомер уза дип,
Без, иркәм, бергә әле,
Яныңда ярың булганда,
Көзләргә иртә әле!

Туган көнең белән котлап,
Чәчәкләр бүләк итәм,
Якты булсын, нурлы булсын,
Туар таңнарың, иркәм!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »