Моңлыларның көне якты

Моңлыга да, моңсызга да
Бер генә килә гомер,
Тәүгесе — гашыйк дөньяга,
Соңгысы — сүнгән күмер.

Моңлылар сизгер булалар,
Бик нечкә күңелләре,
Алар йөрәк белән күрә
Башкалар күрмәгәнне.

Моңлыларның көне якты,
Хисләре — таңгы саф чык,
Дуслары күп, барсына
Ишеге тора ачык.

Дөнья матур, тормыш күркәм,
Моң тойсалар дусларың,
Ташларга да җан керә бит,
Моңын тыңлап кошларның.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »