Уйна әле, дустым (дускай), гармуныңны,
Гармун телкәйләре сер генә!
Бармакларың тиеп китү белән
Дөнья сихри моңга күмелә.
Уйна әле, дустым (дускай), гармуныңны,
Гармун моңы — йөрәк сагышы!
Шул моңнарда безнең гомерләрнең
Сиздермичә үзып барышы.
Шул моңнарда безнең дәрте яшьлек,
Шашып сөю, өзлеп ярату.
Ялгыз калган авыр минутларда
Кайгы-сагышларны тарту.
Уйна әле, дустым (дускай), гармуныңны,
Сыздыр әйдә төрле көйләрне.
Әче күз яшьләре тамганда да
Елмаерлык итеп уйна әле!
Тыңлап туямаслык көйләрең күп,
Күңелләрне әйдә сөендер.
Янаган йөрәкләргә ял бирүче
Бәлки синең дәртле көеңдер?
Уйна әле, дустым (дускай), гармуныңны,
Истә калсын шушы минутлар!
Туңган йөрәкне дә эретерлек
Ул моңнар да серле бер ут бар!