Уйна әле, дустым, гармуныңны,
Гармун телкәйләре сер генә!
Бармакларың тиеп китү белән
Дөнья сихри моңга күмелә.
Ул моңнарда безнең дәрте яшьлек,
Саф мәхәббәт, керсез ярату.
Әйтелмичә калган ярсу хисләр,
Сүнмәс сагышларны тарту.
Уйна әле, дускай, гармуныңны,
Гармун моңы — йөрәк сагышы!
Ул моңнарда безнең гомерләрнең
Сиздермичә үзып барышы.
Ул моңнарда безнең дәрте яшьлек,
Саф мәхәббәт, керсез ярату.
Әйтелмичә калган ярсу хисләр,
Сүнмәс сагышларны тарту.
Уйна әле, дустым, гармуныңны,
Җырлый әле күңелем тулганчы.
Җырлап тартыймчы сагышымны,
Күз яшьләре итеп койганчы!
Ул моңнарда безнең дәрте яшьлек,
Саф мәхәббәт, керсез ярату.
Әйтелмичә калган ярсу хисләр,
Сүнмәс сагышларны тарту.