Сары да чәчең, ап-ак йөзең,
Көзге каеннарга охшаган.
Үзең юҡта чаукаларны сөеп
Сагышымнан бер аз бушанам.
Сары да чәчең, ап-ак йөзең,
Мәхәббәтем, сары сагышым!
Күзең сирпеп миңа бер карасаң
Ешая шул йөрәк сагышым.
Сары да чәчең, ап-ак йөзең,
Карашларың нигә сагышлы?
Сары да чәчле ак каеннар
Була диләр, авыр язмышлы.
Бу җыр Риза Маһадиев репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 31/10/2025 - 01:40
«
»