Җир җиләге тәмнәре

Категория: көе сүзләре

Җир җиләкләр кызара,
Июль башлары белән.
Чиләгемне тутырып кайтам
Җир җиләкләре белән.

Җир җиләге тәмнәре лә
Тәмләндерә чәйләрне.
Шуңа күрә бик яратам
Җир җиләкле җәйләрне.

Безнең урман бик юмарт ул,
Җиләкле келәм булган.
Яшәсен безнең табигать,
Яшәсен безнең урман.

Җир җиләге тәмнәре лә
Тәмләндерә чәйләрне.
Шуңа күрә бик яратам
Җир җиләкле җәйләрне.

Без табигать баласы ла,
Аңлыйбыз кирәклекне,
Киләчәк буыннарга да
Саклыйсы җиләклекне.

Җир җиләге тәмнәре лә
Тәмләндерә чәйләрне.
Шуңа күрә бик яратам
Җир җиләкле җәйләрне.
Шуңа күрә бик яратам
Җир җиләкле җәйләрне…
Җир җиләкле җәйләрне…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »