Яратам (унҗиднече вариант)

Категория: көе сүзләре

Өзелеп яратам һаман да,
Юксынамын әле һаман да.
Төшләремә кер әле,
Хәлләремне бел әле.
Бәлки, әле соң түгелдер
Кайтарырга үткәннәрне.
Җаныкаем, белсәң иде
Сине ничек көткәнемне.

Эретер идем кочагымда,
Назлар идем сине тагын да.
Алыр идем кулларыма,
Очар идем офыкларга.
Эретер идем кочагымда,
Назлар идем сине тагын да.
Алыр идем кулларыма,
Очар идем офыкларга.

Син генә йөрәгемдә,
Үтеп кердең күңелемә.
Сөюләрем сиңа гомергә,
Ышан, җаным, сүзләремә.
Күз алдымда синең сүрәтең,
Син мине әллә нишләттең.
Уйларым синең турында,
Хыялым бергә булырга.
Күз алдымда синең сүрәтең,
Син мине әллә нишләттең.
Уйларым синең турында,
Хыялым бергә булырга.

Эретер идем кочагымда,
Назлар идем сине тагын да.
Алыр идем кулларыма,
Очар идем офыкларга.
Эретер идем кочагымда,
Назлар идем сине тагын да.
Алыр идем кулларыма,
Очар идем офыкларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »