Әнкәй хатлары

Категория: көе сүзләре

Чит җирләрдә гомер иткән чакта
Булгалады авыр чаклары.
Чит җирләрдә ялгыз калдырмады,
Сагындырып килде хатлары.

Җан җылысы белән еретелгән
Газиз әнкәемнең хатлары.
Мин аларны әнкәй төсе итеп,
Изге ядкарь итеп саклармын.

Рухым сүнеп, күңел төшкән чакта
Таянычым, әнкәй, хатларың.
Алардан да җылы хатлар булмас,
Алардан да яктыраклары.

Җан җылысы белән еретелгән
Газиз әнкәемнең хатлары.
Мин аларны әнкәй төсе итеп,
Изге ядкарь итеп саклармын.

Узган гомер юлын искә алып,
Әнкәй фикерләрен яклармын.
Гомерем буе якты маяк булыр
Газиз әнкәемнең хатлары.

Җан җылысы белән еретелгән
Газиз әнкәемнең хатлары.
Мин аларны әнкәй төсе итеп,
Изге ядкарь итеп саклармын.
Мин аларны әнкәй төсе итеп,
Изге ядкарь итеп саклармын…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »