Чәчәктән чәчәккә кунган
Күбәләк кебек җиңел,
Күбәләк кебек җилбәзәк,
Җилкенә, оча күңел.
Күңелем синдә, диясең,
Күземә туры карап.
Күңелең белән яратма,
Йөрәгең белән ярат!
Сораулар күп, җаваплар юк,
Уйлый күңел төрлесен.
Уйламас иде төрлесен,
Әйтүче юк дөресен.
Күңелем синдә, диясең,
Күземә туры карап.
Күңелең белән яратма,
Йөрәгең белән ярат!
Алмага кергән корт кебек
Ятлар керә арага…
Йөрәктә кала яралар,
Түзә йөрәк ярага…
Күңелем синдә, диясең,
Күземә туры карап.
Күңелең белән яратма,
Йөрәгең белән ярат!
Күңелем синдә, диясең,
Күземә туры карап.
Күңелең белән яратма,
Йөрәгең белән ярат!
Күңелем синдә, диясең,
Күземә туры карап.
Күңелең белән яратма,
Йөрәгең белән ярат!..
