Язлар (икенче вариант)

Якты язлар көтә
Җир йөзендә җаннар.
Төн күзеннән качып,
Тиздән атар таңнар.
Күңелләрдә әле
Өзелмәгән өмет.
Мәхәббәтне саклыйк
Җылыбызга төреп.
Баскан эзебездә
Үссен бары гөлләр.
Иң кирәкле сүзне
Әйтсен җирдә телләр.
Бер елмаю җитә
Кояш чыксын өчен.
Янәшәдә булсын
Җанга якын кешең.

Язлар — Барыбер җитәр.
Язлар — Салкыннар китәр.
Эзлә — Ул һәрчак бездә.
Өзмә, Өметне өзмә.

Кулга кулны биреп,
Үтеп чакрымнарны,
Язлар бүләк итик
Җиңеп салкыннарны.
Бөреләрдә өмет
Тамам диеп тора.
Якты йөрәкләргә
Мохтаҗ бүген дөнья.
Гөрләвекләр агар,
Җирнең битен юып.
Сабый аваз салыр,
Яратуны тоеп.
Гашыйкларның тибәр
Йөрәкләре бергә.
Ышанычың җуйма —
Язлар килә җиргә!

Язлар — Барыбер җитәр.
Язлар — Салкыннар китәр.
Эзлә — Ул һәрчак бездә.
Өзмә, Өметне өзмә.

Язлар — Барыбер җитәр.
Язлар — Салкыннар китәр.
Эзлә — Ул һәрчак бездә.
Өзмә, Өметне өзмә.
Язлар — Барыбер җитәр.
Язлар — Салкыннар китәр.
Эзлә — Ул һәрчак бездә.
Өзмә, Өметне өзмә…

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »