Укы Көръән илә намаз

Категория: көе һәм сүзләре

Газраил кателгәнче,
Әҗәл угы кадалганчы,
Билең-телең тотылганчы,
Укы Коръән илә намаз.

Сузып кабыкка салганчы,
Илтеп гүрләргә куйганчы,
Җавапларыңны биргәнче,
Укы Коръән илә намаз.

Укы һәрдам (иртән) намазыңны,
Кошлар тыңлар авазыңны;
Ышанма җыйган малыңа,
Укы Коръән илә намаз.

Булырсың әһлеңнән ерак …
Киярсең җиңсез әфрак;
Өсте такта, төбе туфрак,
Шул өеңне уйла, мескен.

Шайтан сиңа сөялмәсен,
Тезгенеңне бәйләмәсен,
Хакка дошман әйләмәсен …
Укы Коръән илә намаз.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »