Әй, манара, син утырдың
Ничә еллар нур булып;
Сине кисеп төшергәннәр
Йөределәр хур булып.
Әй, манара, үзеңне кем
Кискәненә белмәдең, белмәдең.
Бер Ходайдан әмер булып,
Нигә телгә килмәдең, килмәдең?
Әй, манара, исемеңне
Бигерәк матур кушканнар.
Әгәр телгә килгән булсаң,
Куркыр иде дошманнар.
Әй, Манара, син утырдың,
Мөэминнәргә билгегә, билгегә.
Сине кисеп төшергәннәр
Хур булдылар мәңгегә, мәңгегә!
Әй, манара, син булмагач
Яңгыр яумый күкерәп.
Сине кисеп төшергәндә
Җирләр торды тетерәп.
Әй, манара, таң тугач та,
Азан тавышын көтәбез.
Азан тавышы(н) ишетмәгәч (ишетелмәгәч),
Мәхрүм булып китәбез.
Әй мәсжидем, әй манарам,
Сагына сине мөэминнәр.
Уку да юк, намаз да юк,
Зәгифләнде бәндәләр.
Эй, манара, күтәрелдең,
Күрде сине мөэминнәр, мөэминнәр
Йөрик анда, кыйлыйк гамәл,
Сафлансыннар күңелләр