Алланың әмере кылды,
Рамазан ае килде,
Каршылый аны бәндәләр,
Сезләргә сәлам бирде.
Мөәзиннәр шатландылар,
Олылап каршы алдылар.
Тәрәүих намазы дип,
Мәчетләргә бардылар.
Тәрүихка бардылар,
Кәндилгә ут алдылар.
Зикер ит, тәсбих, хәтем илә
Мәчетләр нурландылар.
Сәхәр торды балалар,
Уяттылар аналар.
Күктә йолдыз, җирдә шәм
Нурланышып яналар.
Акшам җитте, көн батты,
Туган ай нуры калкты.
Әкбәр итеп балалар,
Җир, күк нур илә яҡты.
Бу көн айның ничәсе?
Җитте кәер кичәсе.
Бу көн тәгать кылганнар.
Кәүсәр суын эчәсе.
/ Башкортостанның Миәкә районы Нарыстау авылында яшәүче Әхмәтова Миңсылу Шәңгәрәй кызыннан язып алынды /