Эй, шәкертләр укыек безләр,
Тик ятуда ни файда бар?
Киң дөньялар булмасын тар,
Ял итәргә җомга көн бар.
Ял итәргә җомга көн бар.
Утырмаек көне буйлап,
Укыек киләчәкне уйлап.
Китмәек зиһанат* буйлап
Ял итәргә җомга көн бар.
Ял итәргә җомга көн бар.
Надан калсаҡ — хур булырбыз,
Гыйлем алсак — зур булырбыз.
Зиһанаттан котылырбыз
Ял итәргә җомга көн бар.
Надан хәле бигерәк яман,
Көн күрә алмый үзе һаман.
Өмет иткәчтин алладин.
Ял итәргә җомга көн бар.
Ял итәргә җомга көн бар.
/ * Зиһанат — мында: наданлык, караңгылык /
Бу җыр Флүрә Килдеярова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 02/11/2025 - 00:54
«
»