Алсу күбәләкләр оча
Зәңгәрсу болытларда;
Әрнемәче, йөрәккәем,
Бер генә минутларга.
Агыйделнең аръягында
Калды бөрлегәннәрем;
Калмады бөрлегәннәрем;
Калды бер дигәннәрем.
Сандугачым, гүзәлем,
Күрми ничек түзәрмен?
Бәлки, күрми дә түзәрмен,
Өзелер инде үзәгем.