Үксеп-үксеп кара болыт елый,
Каен яфраклары коела.
Берәм-берәм кара җиргә төшеп,
Йомшак туфракларга сыена.
Каен яфраклары түгел, — гомер,
Гомер яфраклары коела!
Сары гына түгел, яшелләре,
Нигә яшелләре коела?
Үксеп — үксеп кара болыт елый,
Йөрәкләргә сагыш уела.
Каен яфраклары түгел, — гомер,
Гомер яфраклары коела!
Каен яфраклары җир куенында
Кышны каршыларга җыена.
Әй, яшь каен, ярсу язны көтеп,
Яшьлек мәхәббәте уенда.
Каен яфраклары түгел, — гомер,
Гомер яфраклары коела!
Варианты песни
Бу җыр Гаяз Гәетбаев репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 02/11/2025 - 01:28
«
»