Балачакка урап кайтыр өчен
Ни кылыймын икән юл урап?
Еллар үтү белән төшләремдә
Балачагым кайта ешырак.
Ашыкмагыз әле килер еллар,
Барыгызны үзем иш итәм.
Кайгы чакта, моңнар чаң какканда,
Балачакның тавышын ишетәм.
Яннарыңа кайтам әле әнкәй,
Балачагым өйдә шикелле.
Кочагыңа кереп, төшләремдә,
Кечкәй кулың сөя битемне.
Варианты песни
Бу җыр Вәкил Җәләлетдинов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 02/11/2025 - 01:42
«
»