Мәхәббәт җыры (Миңа бит син җиңел бәхет түгел …)

Категория: көе сүзләре

Минем яктан синең якка исә
Күңелемнең ярсу җилләре.
Синең җылы карашларың булып.
Кире кайтсын икән үзләре.

Мин гомергә бәхет эзләмәдем,
Эзләп тапкан кебек әзерне.
Эзләп тапкан бәхет бәхеттер дә,
Яулап алган бәхет кадерле.

Миңа бит син җиңел бәхет түгел,
Сиңа тиң булырга күп кирәк.
Синең өчен минем януларым
Бөтен газаплардан көчлерәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »