Идел буе тал-тирәк

Категория: көе һәм сүзләре

Идел буе тал-тирәк (шул),
Иделгә сердәш кирәк.
Сагынмый ни хәл итим соң,
Очрашабыз бик сирәк?!
Сагынмый ни хәл итим соң,
Очрашабыз бик сирәк?!

Яшьлек чәчәк аткан гөл (шул),
Кадерен белергә кирәк.
Бер-беребезне сөйсәктә без —
Очрашабыз бик сирәк!
Бер-беребезне сөсәктә без —
Очрашабыз бик сирәк!

Яшьлек язы су кебек (лә)
Агып китмәсен гөрләп.
Сагынмаек, саргаймаек,
Кавышаек тизерәк!
Сагынмаек, саргаймаек,
Кавышаек тизерәк!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »