Агыйдел кызы (икенче вариант)

Ярдан ярга кагып, ургып ташып,
Агыйделдә дулкын сикерә.
Бөдрә дулкыннарда уйнап үсте
Талдай зифа буйлы Земфирә.

Җырланачак җырларымның —
Өзелгеч моңы бит ул!
Башкорт(о)стан кызы бит ул,
Агыйдел кызы бит ул!

Нәзек таллар сайлап, шашып сайрап,
Сандугачлар язны китерә.
Сандугачлар моңын отып алып,
Сөю җырын җырлый Земфирәм.

Җырланачак җырларымның —
Өзелгеч моңы бит ул!
Башкорт(о)стан кызы бит ул,
Агыйдел кызы бит ул!

Якты хисләр төсле, язгы хисләр,
Бакчалардан хуш ис бөркелә.
Бакчаларга чыксам, Земфирәкәй,
Күңелемә назлы җыр килә.

Җырланачак җырларымның —
Өзелгеч моңы бит ул!
Башкорт(о)стан кызы бит ул,
Агыйдел кызы бит ул!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »