Җиде йолдыз — җидегән

Учак яктык җиде юл чатында
Аерылышып китәр алдыннан.
Төнге күктә аның очкыныннан
Йолдыз булып хисләр кабынган.

Җиде йолдыз — безнең йолдыз бит ул,
Безнең йолдыз бит ул — Җидегән.
Җидегезнең җиде хисен тоям
Йолдыз аша искән җил белән.

Янып калды безнең учагыбыз,
Җиде юлдан киттек җидебез.
Сагынганда бер-бер(е)безнең хисен
Җидегәнгә карап белегез.

Җиде йолдыз — безнең йолдыз бит ул,
Безнең йолдыз бит ул — Җидегән.
Җидегезнең җиде хисен тоям
Йолдыз аша искән җил белән.

Шәфәкъ түгел офык читләрендә,
Күчкән безнең учак ялкыны (яктысы).
Җиде төндә янар йолдыз булып
Гомер буе килә балкыйсы.

Җиде йолдыз — безнең йолдыз бит ул,
Безнең йолдыз бит ул — Җидегән.
Җидегезнең җиде хисен тоям
Йолдыз аша искән җил белән.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »