Сагынырлык кешем бар! (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Тал бөгөлә, тал бөгөлә
Таңда искән җил белән.
Йомшак , иркә
Таң җилләрен
Синнән сәлам, дип, беләм.

Кояш нуры,
Кояш нуры
Уйный алмалар белән.
Шул чагында
Күз алдымда
Син елмая, дип беләм.

Яшел җиргә,
Яшлек биреп
Җылы яңгыр сибәләй.
Битләремә
Тамчы тия,
Тик ул бер ни сөйләми.

Күз алдымнан
Һич китмисең,
Карашың бар, төсең бар.
Куанамын,
Юанамын:
Сагынырлык кешем бар!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »